Смотреть в Telegram
Башкортстанда активист Буранбай Әскәровка ун ай элек WhatsApp-та куйган статусы өчен беркетмә төзегәннәр Полиция аңа беркетмәне "мәгълүмат ирегеннән явызларча файдаланган" өчен төзегән "Бу спектакль мин Баймактагы канлы провокацияләр мәсьәләсе белән Мәскәүгә барыр алдыннан булды. Башкалага бу проблемнар белән бармавым әйбәтрәк булачагына ишарә итүләре", дип язган Әскәров социаль челтәрләрдә. Былтыр яз көне экоактивист Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан Баймактагы провокаторларга җинаять эше ачуны сораган иде. "Полиция хезмәткәрләре канун таләпләрен бозып киңкүләм тәртипсезлекләр чыгарды, аларның максаты — бик көчле эшчәнлек алып баруларының рәвешен китерү иде һәм алар кешеләрне ялгыштырды — мегафоннан 17 гыйнварда көндезге сәгать өчтә Алсыновка хөкем карары яңадан каралачак дип әйттеләр һәм халыкка таралышырга юл куймадылар", диде активист. Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Бот для знакомств