Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар - шулар хакында кыскача.🔸 Бүген иртән Казан, Сембернең һава аланнары ябылып торды. Очкычлар ни кабул ителмәде, ни очып китмәде. Хәзер аэропортлар эшли.
🔸 Кичә АКШ президенты буларак эшли башлаган Доналд Трамп Русияне телгә алып, Украина белән килешү төземичә "Путин Русияне җимерә" дип белдерде. АКШның Ак йорты белдерүенчә, Украина килешергә әзер.
🔸 Смоленскидагы торак йортка дрон эләккән, янгын чыккан. Төбәк җитәкчелеге корбаннар юк дип ышандыра. Дрон эләккән йорт авиазаводка якын.
🔸 Русия гаскәрләре Харьков, Луһанск, Донецк өлкәләрендә бераз алга уза алган, дип яза DeepState проекты.
🔸 2024 елда Русиянең бюджет дефициты 3,49 трлн сумны тәшкил иткән. Бу - иң зур сан. The Moscow Times язуынча, ел азагында планлаштырылмаган 800 млрд сум акча тотылган.
🔸 Русиянең Юстиция министрлыгы чит ил кешеләренең милеген конфискацияләү процедурасын булдырган. Бу - Көнбатышның Русия Үзәк банкының активларын конфискацияләнергә мөмкинлегенә җавап.
🔸 Барнаулда бер егет тоткарланган, аны военкоматка ут төртүдә гаеплиләр.
🔸 Доналд Трамп Капитолиягә һөҗүм итүдә катнашкан 1,5 мең кешене ярлыкаган.
🔸 Башкортстанның Туймазы районында Махачкала - Уфа маршруты белән М5 юлы буйлап барган автобус янып беткән. Автобуста 12 кеше булган, алар чыгып өлгергән, корбаннар юк.
🔸 Татарстанда көндез -12 градуска кадәр суытачак.
Азатлык сезгә имин, уңышлы көн тели. Безнең белән булыгыз, бездә туган телдә оператив хәбәрләр. @azatliqradiosi