Башкортстанның Кинҗәкәй авылында аракы сатуны тыярга тәкъдим итәләр
"Халык белән авылыбызда исерткеч эчемлекләрне бөтенләй тыярга булдык. Эчә торган ирләр бар. Гаиләләре җәфалана. Кемнәрдер хәтта өйләнми дә. Оят. Мондый хәл булуын теләмибез. Авыл үлә, милләт үлә".
Бу - Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәкәй авылының клуб мөдире Вәлимә Йомаголованың сүзләре. Ул авылда исерткеч эчемлекләрне биш ел сатмаска кирәк дип тәкъдим ясаган.
Рәсми белешмәләргә күрә, Кинҗәкәйдә 276 кеше яши, әмма авылдагылар үзләре йөзләп кенә кеше калуын әйтә.
Бу хакта тулырак укыйсызгыз киләме? 👉 Монда басыгыз.
Теләкләрен тормышка ашырырлармы бу авыл кешеләре? Ничек уйлыйсыз?
Хәмер сатмаучы авылларны беләсезме?
#башкорстан
@azatliqradiosi