Смотреть в Telegram
Советлар берлеге таркалуы һәм Ельцинның славян-мөселман дилеммасы Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 33 ел элек СССРның таркалуы тирәсендәге вакыйгаларга күз сала, шул чакта тикшерелгән һәм илдәге мөселман халыкларына да бәйле хәлләрне тасвирлый. "Шушы көннәрдә бик кызыклы һәм моңарчы сирәк кеше генә игътибар иткән бер мәгълүмәткә тап булырга туры килде - сүз ул чактагы Русия (РСФСР) башлыгы Борис Ельцинның АКШ президенты Дҗордҗ Буш белән булган сөйләшүе турында бара. Әлеге сөйләшү Белавежа килешүе алдыннан, аңа 10 көн кала, төгәлрәге 30 ноябрьдә телефон аша оештырылган булган, һәм анда Ельцин Горбачевның Русия, Украина, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Таҗикстаннан торачак яңа Суверен дәүләтләр берлеге оештыру идеясенә каршы чыккан. Әмма ул вакытка Советлар берлегенең РСФСРдан кала икенче зур республикасы Украинада бәйсезлек игълан итү турында референдумга әзерлек бара, украин җитәкчесе Леонид Кравчукның бар белдерүләре Горбачев тәкъдименә каршы. Шуңа ишарә итеп Борис Ельцин американ президентына, Украинаның яңа берлеккә кушылмавы славян һәм мөселман халыклары арасындагы балансның драматик рәвештә үзгәрүенә китерә ала, без андагы 5 мөселман республикасы тавышына каршы 2 генә славян дәүләте, Русия һәм Беларуснең генә калуына юл куя алмыйбыз", дип белдерә. Үзенең Украина белән мөнәсәбәтләргә күпкә зуррак әһәмият бирүен аңлатып Борис Ельцин: "Урта Азия республикаларын без һаман ашатып кына торабыз, икенче яктан, (аннан янаган) ислам фундаментализмы турында да онытырга ярамый", дигән сүзләр әйтә", дип яза Мөхәммәтов. Ельциннең шушы сүзләреннән нәрсә аңлашыла? Бу хакта тулырак Азатлык Радиосында укыгыз: 👉Төп сайтта. 👉VPN-сыз ачылучы сылтама. 👉Телеграм.
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Бот для знакомств