View in Telegram
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә республика мөселманнары диния нәзарәтенең дин әһелләре һуманитар ярдәм итү өчен Украинадагы сугышка барган. Сәмигуллин сугыш барган урында базда төзелгән мәчет ачылышында да катнашкан. "Без сезне Аллаһка ышанып тапшырабыз! Ин шәә Аллаһ, сез явызлыкны җиңәрсез!", дигән мөфти сугышчыларга. Мәчет мәйданы 18 дүрткел метр, аны "Нургали" дип атаганнар. Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев Камил Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүен шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый дип сөйләгән иде. — Ул (Камил Сәмигуллин) монда баскын буларак килде. Ни өчен дисезме, чөнки ул хәрбиләр өчен дини лидер — имам-капеллан буларак чыгыш ясый. Аның Украинага килергә һәм баскын сугышчылар белән очрашырга, шулай ук вакытлыча басып алынган Донбасс җирләрендәге аларның төзелешенә бернинди өлеш кертмәгән мәчетләрдә булырга хакы юк. Оккупантларны якларга килгән һәр дини рухани да Украина өчен оккупант һәм һөҗүм өчен һәдәф булып тора. Мөфтиме, имаммы — мин уйлап тормыйча аңа ут ача алам. Шәригать ягыннан мин хаклы булачакмын, чөнки бу — минем туган җирем, ватаным, минем монда гаиләм яши һәм мин аны сакларга тиеш. Татарстан мөфтиенең монда берние юк — җире дә, ватаны да, беркеме дә. Ул — Кремльнең җинаятьчел боерыгын үтәүче генә, — диде Исмәгыйлев. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Find friends or serious relationships easily