Трамп: Путин тынычлыкка ирешергә тырышмавы белән "Русияне җимерә"
Трамп сүзләренчә, сугышта Русиянең бер миллион, Украинаның 700 мең хәрбие һәлак булган.
"Русиянең зур проблемнары булыр дип уйлыйм. Күп кеше бу сугышны бер атнадан бетәчәк дип уйлады. Бу сугышны бетерсә, аның өчен бик яхшы булыр иде, дип уйлыйм", — диде Трамп. Ул бу сүзләрен 20 гыйнварда булган инаугурациядән соң, Овал офиста журналистлар каршында чыгыш ясаганда әйтте.
Трамп Путин белән сөйләшүләргә әзерлек баруын әйтте.
"Путин белән бик яхшы аңлаша идек. Бу килешүне төзергә теләр дип өметләнәм", диде Трамп.
Аның әйтүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский да низагка нокта кую өчен сөйләшүләр үткәрү яклы.
Сайлау алды кампаниясе барган чакта Дональд Трамп, президент итеп сайланча, 24 сәгатьтә сугышны бетерергә вәгъдә итте. Сайланганнан соң төгәл вакытларны телгә алмый гына якын арада Русия-Украина низагын җайга салуга ирешәчәген әйтте.
Дональд Трампны АКШ президенты вазифасына рәсми керешүе белән котлап, Владимир Путин сугышны җайга салу мәсьәләсендә Русия Американың яңа хакимияте белән диалогка әзер, диде.
Тулырак
Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.