View in Telegram
Су анасы өчен 10 мең сум акча таләп итәләр Исегездәме, Казанда эшләүче "Национальные игрушки" ширкәте Татарстанның "Әкият" курчак театрына дәгъва белдергән иде? Театрдан әкият каһарманнары исемнәрен кулланган өчен 500 мең сум акча сорадылар. Сәбәбе - татар әкият каһарманнарына "Роспатент"тан патентның алынуы. "Әкият" түләмибез, мәхкәмәләшәбез диде. "Национальные игрушки" ширкәте башлыгы Искәндәр Әсәнов канунны бозмыйбыз дип аңлатты. Эш мәхкәмәгә кадәр җиткән. Ул Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсенә каралачак дип яза "Татар-информ". "Национальные игрушки" театрдан Су анасы образын кулланганга 10 мең сум күләмдә компенсацияне түләүне сорый. Моңа кадәр "Национальные игрушки" ширкәте "Казанские подарки" ширкәтен мәхкәмәгә бирде һәм җиңде. Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе Әсәновка 200 мең сумлык компенсация түләү һәм Шүрәле сыннарын юк итү турында хөкем карарын чыгарды. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова "Национальные игрушки" ширкәте белән бернинди килешүләр булмаячак дигән иде. Юристлар "Әкият" курчак театры хокукларын якларга әзер диелде. Әмма дәүләт булмаган оешмаларны кем яклар? Азатлыкка сөйләгән белгечләр аерым мәхкәмәләрдә тарткалашып йөрү файдасыз, матди булмаган милек турында канунга үзгәрешләр кертергә кирәк дип сөйләде. Бу хакта 👉 монда яздык.
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Find friends or serious relationships easily