🟥▶️Кукмара районы Чура авылында Качману бәйрәме узды. Бәйрәм исемен дөрес язмагансың димәсеннәр өчен, афишаны да куям. Гел гаеп эзлисез алайса.🤓💥Беларусьтан килгән кунаклар да бар иде. Инвестицияләр белән килгәннәр дип аңладым, район главасы Сергей Димитриев шулай дип сөйләде.
🥳Керәшен авылларында халык гади инде ул, рәхәтләнеп бәйрәм итә. Һәр чарада бердәмлек, туганлык рухы күңелне җылыта, рәхәт була. Әллә кемнәр килеп сөйләшеп чәй эчәргә дәшә. Әйтәм ич, дөм чит-ят кешеләр дә туганың төсле.
💫Миңа бу бәйрәмнең татарча узуы бик ошады. Район башлыгының һәм алып баручының кунаклар өчен урысча чыгышыннан башка, гел татарча җырлар, шул җырларга биюләр булды. Милли культураның сагында тора керәшен халкы.
🤓Видеоларда бәйрәм мизгелләре. Күбрәк төшереп атканмын, икегә бүлеп куйсам ачуланмыйсызмы?! #ЭФ😕🔴 @tatartoday 🗞 🚀
🤖@tatartoday_bot ✍️