View in Telegram
НАИЛ НӘБИУЛЛИН
НАИЛ НӘБИУЛЛИН
#ФазылВәлиәхмәтовкаАзатлык
Дуслар, Фазыл Вәлиәхмәтов эше буенча яңалыклар бар! Бүген мин Бөгелмә шәһәр прокуратурасының гамәлсезлегенә карата шикаятьне Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына тапшырдым. Бу юлда башкарылган эшләр турында сезгә хәбәр итәм. Искә төшерәм: Фазил Әхмәт улы Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны, 70 яшьлек аксакалыбыз, гомере буе татар теле, мәдәнияте һәм милли тәрбия үсешенә хезмәт иткән шәхес. Әмма 2024 елның 5 декабрендә аның өендә тентү уздырылды, аннан соң ул кулга алынды. Мәхкәмә аны сак астында калдыру турында карар чыгарды. Әлеге хәл җәмәгатьчелектә киң резонанс тудырды, чөнки тикшерү органнарының гамәлләренең канунилыгы һәм өлкән кешене тоткарлауның кешелеклелеге шик тудыра. Фазил Вәлиәхмәтов кулга алынгач, мин Татарстан Прокуратурасына мөрәҗәгать җибәрдем. Мөрәҗәгатемдә җинаять эше кузгатылуның канунлы булу-булмавын, олы кешенең сак астына алу чарасының нигезлелеген, Фазыл абыйны тоту шартларын тикшерүне сорадым. Кызганычка каршы, мөрәҗәгатем Бөгелмә шәһәр прокуратурасына җибәрелде, һәм алар гадәти генә җавап белән чикләнделәр. Минем яклау хокукым юк дип, тикшерүдән баш тарттылар. Мондый җавап гражданнарның Конституция белән гарантияләнгән хокукларын, җәмәгать контроле нигезләрен тупас рәвештә боза. Моннан тыш, әлеге ситуация закон бозу очракларын яшерүгә юл куя һәм гражданнарның хокук яклау органнарына ышанычын киметә. Генераль прокуратурага җибәрелгән шикаятьтә мин түбәндәгеләрне таләп иттем: 1) Бөгелмә прокуратурасының гамәлсезлеге һәм шикаятьне тикшерүдән баш тарту гамәлләрен тикшерү. 2) Фазыл Вәлиәхмәтовка җинаять эше кузгатылуның канунилыгын тикшерү. 3) Аның сак астына алу чарасын йомшагракка — өй арестына үзгәртү мөмкинлеген карау. 4) Сак астында тоту шартларын тикшерү һәм аның медицина ярдәме алырга, кешелекле шартларда булырга хокуклары үтәлүен тәэмин итү. 5) Тикшерү органнары эшчәнлегенең үтәкүренмәлеген тәэмин итү. Ни өчен прокуратура бу эш белән шөгыльләнергә тиеш? Генераль прокуратура һәр гражданның хокукларын һәм ирекләрен сакларга тиеш. Фазыл абыйның эше — бер кешенең генә түгел, ә гомум хокуклар һәм гаделлек системасының киләчәге өчен дә мөһим. Алга таба нишлибез? Хәзер Генераль прокуратура җавабын көтәбез. Сезгә даими хәбәр итеп, Фазыл Вәлиәхмәтовның хокукларын яклау өчен көрәшне дәвам итәчәкмен. Рәхмәт сезгә, дуслар! Сезнең ярдәм белән без җәмгыять контроленең һәм активлыгының көчле булуын күрсәтәбез. Фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне көтеп калам. Гаделлек өчен көрәшне дәвам итәбез!
Share
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Find friends or serious relationships easily
Start