View in Telegram
НАИЛ НӘБИУЛЛИН
НАИЛ НӘБИУЛЛИН
#ЗиннурАглиуллингаАзатлык
Чаллыда Татар милли хәрәкәтенең аксакалы Зиннур Әһлиуллин өстеннән мәхкәмә дәвам итә Чаллыда Зиннур Әһлиуллинга карата мәхкәмә эше дәвам итә. Аңа "милләтара низаг чыгаруда" гаепләү белдерелә. Ләкин күпләр өчен Зиннур абый гаделлек, татар һәм төрки халыкларның хокукларын яклау, милли мәнфәгатьләрне яклау символы булып кала. Беренче утырыш 20 гыйнварда үтте, анда дүрт шаһит тыңланды. Зиннур Әһлиуллин кем ул? Зиннур Әһлиуллин үз гомерен татар телен, тарихын һәм мәдәниятен саклауга, милли үзаңны ныгытуга багышлаган. Аның эшчәнлеге һәрвакыт Идел-Урал халыкларын берләштерүгә һәм үзара хөрмәт үстерүгә юнәлтелгән. Ул күп санлы бүләкләргә лаек булган һәм галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре арасында хөрмәт казанган. Аксакалга нинди гаеп белдерелә? Гаепләүләр 2004 елда туган татар кызы Камилла Гыйльмутдинованың сүзләренә нигезләнгән. Аның сүзләренә караганда, ул "Яңарыш" дигән ябык татар чатына кереп, Зиннур Әһлиуллинның чыгышын тыңлаган һәм анда, имеш, милләтләр арасында низаг чыгарырга мөмкин булган фикерләр әйтелгән. Кыз ул чыгышта русларны тәнкыйтьләү, "Мәскәү игосына" каршы тору һәм көрәшкә әзер булу турында сүзләр булган дип раслый. Ләкин күпләр кызның сүзләренең дөреслегенә шик белдерә. Аның үзен элек Чаллы кешесе дип таныштырганы, ләкин соңрак Нурлат районының бер авылында туып-үскәне һәм хәзерге вакытта Казанда яшәве, рәсми булмаган эш белән шөгыльләнгәне ачыкланган. Мәхкәмәдә берничә шаһит тыңланды. Аларның берсе, активист Рафыйк Каримулла, Зиннур Әһлиуллин белән милли хәрәкәт кысаларында күптән аралашуын сөйләде. Ул Зиннур абыйның һәрвакыт тыныч һәм кануни ысулларны яклавын, митинг һәм пикетларының рөхсәт ителгән булуын әйтте. Рафыйк шулай ук үз күрсәтмәләрендәге аермаларны вакыт узу сәбәпле вакыйгаларны төгәл хәтерләве белән аңлатты. Яклаучы адвокат гаепләү ягының наводящий сораулар бирүен һәм бу күрсәтмәләргә йогынты ясаган булуын ассызыклады. Әлеге эш җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырды. Күпләр бу эшне татар халкы хокукларын һәм милли мирасыбызны яклаган кешене каралту омтылышы дип бәяли. Гаепләү ягыннан чыгыш ясаучы кызны тәнкыйтьләү дә күп ишетелә. Кайберәүләр аның ролен репрессив органнар белән хезмәттәшлек дип аңлата. Зиннур Әһлиуллинны яклаучылар гаделлеккә өметләнеп, аңа бу сынауларны узар өчен көч тели. Аксакалны милли хәрәкәтнең генә түгел, ә яшь буынга үрнәк шәхес дип атыйлар. Мәхкәмә алдыннан берничә көн элек татар активисты Наил Нәбиуллин Анталиядә Зиннур Әглиуллинны яклау акциясе үткәргән. Мәхкәмә процессы 2025 елның 5 февралендә дәвам итәчәк.
Share
Love Center - Dating, Friends & Matches, NY, LA, Dubai, Global
Find friends or serious relationships easily
Start