Игътибар, көчле җил көтелә!
23 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда секундына 15-22 метр тизлектәге көчле көньяк җиле көтелә. Юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка килүе мөмкин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
- машина йөртүчеләргә-тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга кирәк, кискен маневрлар һәм тормозлар булдырмаска;
- машинаны агачлардан, баганалардан, реклама калканнарыннан, электр линияләреннән ераграк куярга;
- җәяүлеләргә-реклама калканнарыннан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән, шулай ук машина йөрү өлешеннән ераграк торырга;
- көчле җилдән йорт стеналары янына качып йөрмә, чөнки түбәләрдән түбә материаллары төшүе мөмкин.
Бозлавык булганда җәяүлеләргә түбәндәге киңәш ителә:
- дөрес аяк киеме турында кайгыртыгыз;
- аяк астына карап йорегез;
- ашыкмыйча гына сак кына хәрәкәт итегез.
✅ Ваша безопасность - ваша ответственность!
Подпишись на
@mchstatarstan