❤️Камал театры уникаль парфюм тәкъдим итә
Әлегә сатуга
диффузор һәм рум-спрей чыкты. Составы: үләннәр, канәфер, мускат чикләвеге, кожа, бергамот. Хушбуйны парфюмер
Вероника Ямилова тудырды. Парфюм продукциябезне театрның
Озондагы интернет-кибетеннән сатып алырга мөмкин.
💬"Безнең театрның үзенең уникаль исе бар. Без парфюмны әзерләү барышында, театрның барлык почмакларын - буфет, цехлардан алып, сәхнә һәм грим бүлмәләренә кадәр йөреп чыктык. Камал театрын хәтерләтүче хуш исне озак сайладык. Хушбуйны без махсус яңа бина ачылышы алдыннан ясадык, тамашачыларыбыз бүгенге бинабызның бер өлешен үзләре белән алып китсен, һәм аны җылылык белән искә алсыннар өчен", - дип сөйләде Камал театры директоры Илфир Якупов.
Ozon 🛍