▶️Татарстанда 17 яшьлек яшүсмер үлем белән тәмамланган авария китереп чыгарган😱📍 Татарстанның Менделеевск районында 10 ноябрь төнлә белән 17 яшьлек Renault Captur автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Kia Rio автомобиле белән бәрелешкән, дип языла телеграм каналларда.
🤯Шунысы аеруча игътибарга лаек: 17 яшьлек яшүсмерне ике ай элек кенә полиция хезмәткәрләре исерек хәлдә тоткан булган. Аны хокуксыз рәвештә автомобиль белән идарә итү өчен дә җаваплылыкка тартканнар.
😰Әмма бу яшь йөртүче өчен сабак булмаган: ул кабаттан, исерек килеш руль артына утырган һәм үлемгә китергән авария ясаган.
‼️Юл-транспорт һәлакәте Ижевск-Пермь трассасында булган.
🚘Kia Rio машинасы белән 46 яшьлек ир-ат идарә иткән, ул алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
❗️Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
🔴 @tatartoday 🗞 🚀
🤖@tatartoday_bot ✍️