Татарстан Арча районы Яңа Кырлай авылында «1892-1895 елларда шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән крестьян Сәгъди утары» дигән агачтан төзелгән сәнгать һәйкәлен реставрацияләү оештырылган. Мәдәни мирас объектында эшләр татар әдәбияты классигының 140 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Түбә ремонтланган, таш юллар салынган, электр һәм җылылык белән тәэмин ителгән, бура реставрацияләнгән, тәрәзәләр алмаштырылган, фасадлар буялган, идәннәрне тәртипкә китерү эшләре башкарылган.
Киләчәктә янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм тышкы яктыртуны урнаштыру эшләре башкарылачак. Эшләрне 2025 елда тәмамлау планлаштырыла, ә 2026 елның апрелендә бәйрәм чаралары узачак.
Чыганак: ТИ🌟 TatNews Tatar